сочинение про февраль на татарском срочно!!!!!!!
5-9 класс
|
возможно так) Һәр айның үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Февраль − көннәр саны ягыннан кыска ай. Әмма көннәре кышның бүтән айларыннан озынрак. Кояш инде, гыйнвар аендагыча бик азга гына түгел, ә озаккарак чыга. Шулай да кояш көнозын елмаеп торган көннәр сирәк була бу айда. Февраль − күзачкысыз бураннары белән билгеле ай. Бөтен кыш буена яумаган кар шушы кыска айда ява. Кышның соңгы ае бит. Биек-биек кар таулары өя, юллар ябыла. Кыш, киткәнче, бөтен хикмәтләрен күрсәтеп калдырырга тырыша. Шулай да февраль − язның күршесе. Яз билгеләре дә сизелә башлый. Кояш югарыданрак карый, юмартрак кылана. Кояш кыздырган көннәрдә түбәләрдән саран гына тамчылар тамгалый, боз сөңгеләре сузьша. Ләкин әле бу яз килде дигән сүз түгел. Февраль − алдакчы ай. Бер көнне кояш кыздыра, төнен ай балкый, икенче көнне коточкыч буран башлана. Салкыннар үзәккә үтә. Шарт та шорт итеп, өй бүрәнәләре шартлый. Агачлар чатнап куя, аларны калын бәс каплый. Кышның соңгы ае барыбер дә аклыкта, сафлыкта шул әле. Ак каеннар, ябалдашлы наратлар, киң итәкле чыршылардагы кар юрганы, аз гына кагылуга, өстеңә ишелер төсле. Кояш нурлары астында кар өсте бәллүрдәй ялтырый, тагын әллә нинди асылташларга охшый. Бар җирдә гүзәллек тантана итә. Кыш яз белән көрәшен дәвам итә, дилбегәсен тапшырырга ашыкмый.
Другие вопросы из категории
глаголы в одном из будущих времён: Future Simple. Future Continuous или Future Perfect.
1.what do you think of teen magazines
2. do you always follow the advice given in the magazines
турпоездка с классом учитель разговаривает с детьми про Австралию)
Читайте также
На английском
Срочно
Зарание СПАСИБО
Школа, в которой я учусь, частная. С 10 класса ученики делятся на профильные классы. В нашей школе около 1000 учеников. Установленна специальная форма: белый верх, чёрный низ. Правила в школе устанавливет завуч. В школе строгая дисциплина.
Около 250 слов.
Доп. инфо. (В семье мама, папа, старший брат, я, младшая сестра.)
на тему "My family is the most important thing in the world"